news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә яңа ел ярминкәсендә киң ассортиментлы азык-төлек тәкъдим ителде

Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен Яңа ел бәйрәменә бик яратып алдылар.

(Минзәлә, 30 декабрь, "Татар-информ". "Минзәлә", Дильфас Галиев). Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелгән ярминкәдә Октябрь мәйданында сәүдә рәтләре тезелде. Биредә район хезмәтчәннәре бәйрәм алды ярминкәсе уздырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тирә-юньгә моң агыла, район үзешчәннәре иң яхшы чыгышлары сокландырды. Сәүдә рәтләре мул, купшы, матур итеп бизәлгән. Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре, авыл җирлекләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Алар товарларның киң ассортиментын тәкъдим итте.

Сәүдә палаткаларында сыер, сарык, дуңгыз итләре, май, сөт, йомырка, өй шартларында консервланган ризыклар, икмәк эшләнмәләре, көнкүреш-кирәк яраклары да тәкъдим ителде. Яңа ел алды ярминкәсенә районның барлык авыл җирлекләре дә әзерләнеп килгәннәр.

Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен Яңа ел бәйрәменә бик яратып алды, эшмәкәрләр алып килгән икмәк-күмәч ризыкларына, сөт продукцияләренә дә ихтыяҗ зур булды. Ярминкәдә кышкы ассортимент товарларыннан шәл, оекбаш, бүрекләр алып килгәннәр. Төрле фасондагы һәм үлчәмдәге шәлләрне дә яратып алдылар минзәләлеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният йорты янында минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, алдагы елда да зур уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Ул мондый мул ярминкәләр көз башыннан үткәрелүен, аны үткәрүдә районның авыл җирлекләре һәм эшмәкәрләрнең актив катнашуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100