news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә урак өсте дәвам итә

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 2050 гектарда игеннәр суктырылган.

(Минзәлә районы, 10 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дилфас Галиев). Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 2050 гектарда игеннәр суктырылган, шуның 350 гектары арыш, арпа 1700 гектарда җыеп алынган, дип яза җирле басма.

Барлыгы 7175тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итә. Игеннәрне урып-җыюда “Органик групп-Чулман” агрофирмасының Тәкермән, Мензелинский бүлекчәсе, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Заиковский” хуҗалыгы һәм “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасының Якты юл бүлекчәсе яхшы эшлиләр һәм аларда бу эш 9-12 шәр процентта башкарылган. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 200 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 11900 гектарда башкарылган, бу планда каралганның 77 проценты дигән сүз. Районыбыз кырларында көзге культураларны чәчү өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Барлыгы терлекләр өчен печән 9000 тонна әзерләнде, 73100 тонна сенаж базларга салынды, 120 тонна яфрак азык тупланды. Бер баш шартлы терлеккә 22,8 центнер азык берәмлеге туры килә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100