news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә укучы кыз баланың үлеменә транспорт һәлакәте гаепле

Биектауда да транспорт һәлакәтендә үлүче бар

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Кичә 13.20 сәгатьтә Минзәләнең Татарстан – Головин урамнары чатында 1966 елгы кеше идарә иткән «BMW X6» автомобиле, фаразлар буенча, икенчел әһәмияттәге юлдан барганда, уң ягында өстенлекле юлдан барган «Ока»га юл бирмәгән һәм 1983 кеше идарә иткән шушы машинаны бәрдергән. Нәтиҗәдә, «Ока» юл читенә «очкан» һәм шуннан атлаган мәктәп баласына килеп бәрелгән. Минзәләнең коррекцион мәктәп-интернатында укучы 1998 елгы кыз баланың гомере әлеге һәлакәт урынында өзелгән. 

 Шул ук көнне 18.40 сәгатьтә Казан – Малмыж юлының 18 нче чакрымында «ПАЗ» вахта автобусы рулендәге 1960 елгы ир-егет, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм 1956 елгы җәяүлене таптаткан. Җәяүле, фаразлар буенча, юл йөрү кагыйдәсен бозып, юл читеннән автобус барышы юнәлешендә атлаган булган. Биектау районындагы әлеге һәлакәт шушы җәяүлене дә үлемгә китергән.

 Республиканың дәүләт автоинспекциясе идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, февраль аеның 10 көнендә Татарстан юлларында кешеләр каза күргән транспорт һәлакәтләре 116га җиткән, шуларда 7 кеше үлгән, 141е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot