news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә тырмалар тулысынча ремонтланып беткән

Гомумән алганда тракторларның 80 проценты көйләп, файдаланырлык хәлгә китерелгән

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Минзәлә муниципаль районында язгы кыр эшләре башланганчы төрле маркадагы 209 данә трактор, 138 данә СЗП-3,6 чәчкече, 13 чәчү комплексы, 114 данә культиватор һәм 3 меңгә якын тырма ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырып куелырга тиеш. Тырмалар тулысынча ремонтланып бете, дип хәбәр итә “Минзәлә” порталы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлеге начальнигы Ринат Гыйльманов әйтүенә караганда, бүгенге көнгә ”Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы тракторларны, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, көйләп куйганнар инде.
”Мензелинские зори” агрофирмасы хуҗалыкларында бу эш уртача, ә “ВАМИН” ААҖгә караган хуҗалыкларда бу эш акрын бара. Гомумән алганда тракторларның 80 проценты көйләп, файдаланырлык хәлгә китерелгән.
Техник күзәтү март урталарында башланачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot