news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә Тимерхан Шагалиев истәлегенә багышланган шахмат турниры узды

Турнирга килгән шахматчылар бер партиядә 15 минут уйныйлар, әлеге шахмат ярышы швейцар системасы буенча уздырыла.

Минзәләдә Тимерхан Шагалиев истәлегенә багышланган шахмат турниры узды
menzela.ru/

(Минзәлә, 28 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә шәһәрендә яшәгән Тимерхан ага Шагалиев заманында мәктәп балаларын һәм үз малайларын шахмат уйнарга өйрәткән кеше ул. Исән булса аңа 17 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде. Аның юбилее уңаеннан улы Азат Шагалиев районара шахмат турниры оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда районның, иң оста, дәрәҗәле өлкән буын шахматчылары турнирда көчен сыныйлар. Әлеге турнирга Актаныш, Мөслим районы һәм Казан шәһәреннән дә шахмат буенча республикада призлы урынны яулаган көчле уенчы-шахматчылар килде.

Турнирны ачу тантанасында Тимерхан Шагалиевнең улы Илгизәр Шагалиев, аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдиннар катнаштылар. Илгизәр әфәнде әлеге турнирга килгән шахматчыларны тәбрикләде һәм ярышны оештыручыларга, килгән шахматчыларга рәхмәтен җиткерде.

Турнирга килгән шахматчылар бер партиядә 15 минут уйныйлар, әлеге шахмат ярышы швейцар системасы буенча уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot