news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә терлек азыгы әзерлиләр

Тупланган азык бер баш шартлы терлеккә 1,93 центнер тәшкил итә.

Минзәләдә терлек азыгы әзерлиләр
menzela.ru/

(Минзәлә, 24 июнь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәләдә терлек азыгын да хәзерләргә, игеннәрне дә тәрбияләргә, техниканы урып-җыюга әзерләргә кирәк. Бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов сөйләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

1336 гектар мәйданда берьеллык үләннәр бар. Аларны печән , сенаж, силос итеп файдалану максат булып тора. Кышкылыкка бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә бер тонна печән, 5 тонна сенаж, 5 тонна силос әзерләү күздә тотыла. Ел ярымлык азык запасы булдыру өчен бер баш шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелды. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Быел да, хуҗалыкларга булышлык күрсәтү йөзеннән, бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр, хакимиятнең төрле бүлекләрендә хезмәт куючылар район хуҗалыкларына яфрак казык, бәйләмле печән, дару үләннәре әзерләргә булышуы көтелә.

21 июньгә булган мәгълүматлар буенча 5800 тонна сенаж, 1500 тонна печән әзерләнгән. Тупланган азык бер баш шартлы терлеккә 1,93 центнер тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 4 мең гектардан артык мәйданда чабылган, шуның 2 мең гектары-сенаж, 1,5 мең гектары печән, калганы яшел масса өчен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100