news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә төнлә чыккан янгында ир-ат һәм хатын-кыз үлгән

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Минзәләдә Некрасов урамында бүрәнәле йорт янган. Әлеге хәбәр бүген 3.43 сәгатьтә 101 нче янгын сагы номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янган конструкцияләрне сүткәндә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot