Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә шахмат-шашка ярышлары Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланды
Шахмат ярышларында беренче урынны педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов алды.
(Минзәлә, 24 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, баш режиссёры Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланган шахмат –шашка ярышлары узды, дип яза җирле басма.
Быелгы ярышларның үзенчәлеге беренчедән, катнашучылар саны күп булса, икенчедән, укытучыларның үз укучыларын азакка кадәр барлап, күз уңында тотулары, өченчедән исә – җиңүчеләр арасында яңа исемнәр яңгыравы булды.
Педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов шахмат ярышларында беренче урынны һәм Сабир Өметбаев исемендәге Кубокны алды. Ул иң оста шахмат уйнаучы булуына өстәп, катнашучы студентлар-укучыларга мастер-класс бирергә дә өлгерде, шахмат уйнау серләре белән бик теләп уртаклашты.
Шахмат ярышларында барлыгы 82 кеше катнашты. Шашка буенча ярышларда - 45 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз