Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә самолет һәлакәткә очраган урында тикшерүчеләр һәм прокуратура эшли
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗигадә алты кеше һәлак булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәләдә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраган урынга Кама транспорт прокуроры килә.
«Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең сәбәпләрен тикшерәчәк, нигез булган очракта чаралар күреләчәк», — дип сөйләделәр күзәтчелек ведомствосында.
Моннан тыш, фаҗига урынына Россия Тикшерү комитетының транспорт тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары да килгән. Алар прокурорлар белән бергә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак.
Алдарак «Татар-информ» Минзәләдә җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Аның бортында 22 кеше булган. Якынча мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз