news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыккан

Янгында зыян күргән 67 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм медикларына тапшырдылар.

Минзәләдә сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыккан

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Минзәләдә сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыккан. Янгында бер кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Комаров урамындагы янгын турында хәбәр кичә 21.18 сәгатьтә 101 нче янгын сагы номерына килде.

15 кв. метр мәйданлы кечкенә йортта кухня һәм түшәм януы ачыкланды. Янгын сүндерүчеләр бинадан 67 яшьлек ир-атны битлек ярдәмендә алып чыгып коткарылганнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм медикларына тапшырдылар

Янгын кичке унынчы яртыда тулысынча сүндерелде. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе - тәмәке тарту.

news_right_1
news_right_2
news_bot