news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә пенсионерны песиләре ашаган

Үз йортында 62 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла.

(Казан, 2 март, "Татар-информ").  Минзәлә районының Татар Мушугасы авылында үз өендә 62 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла, дип яза almet-rt.ru сайты.

Аның битенең бер өлешен песиләр ашап бетергән. Ир-ат тапканчыга кадәр берничә көн алдан үлгән дип фаразлана. Полиция аның үлеме сәбәбен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot