Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә “Опель” автомобиле юл кырыена төшеп, яна башлаган
Бүген иртән Иске Маҗын торак пункты янындагы юлда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән.
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Минзәлә районында “Опель” автомобиле юл кырыена төшеп, яна башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иске Маҗын торак пункты янындагы юлда ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген иртән килгән.

Авария иртәнге 6 сәгатьтә булган. Ике полосалы юлда 31 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Лада Калина” һәм 24 яшьлек егет идарәсендәге “Опель Астра” кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешү аркасында “Опель” юл кырыена төшеп, яна башлаган.

Һәлакәт урынына килгән 112 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 10 минутта янгынны сүндергәннәр.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз