news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә нефтьче ветераннар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Нефтьче ветераннар советы нефтьчеләр өчен М-7 юлындагы кафеда тагы зур бәйрәм оештырды

(Минзәлә, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районының элеккеге нефтьче ветераннар советы рәисе Әнәс Фәхриев үзләрендә әгъза булып торучыларның бәйрәмнәрне һәм юбилейларны билгеләп үтү кебек чараларга аеруча нык игътибар итә. Әле узган атнада гына нефтьче ветераннар советы нефтьчеләр өчен М-7 юлындагы кафеда тагы зур бәйрәм оештырды, дип яза җирле басма.

Нефтьче ветераннар әгъзалары Нефть һәм газ сәнәгате көнен зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәмдә “Металлосервис” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдин нефтьче ветераннарны бәйрәм уңаеннан  тәбрикләде, Минзәлә нефтьчеләренең илебезгә кара алтын чыгарудагы зур өлешләрен ассызыклап үтте, үзләренең изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмгә килүчеләргә Воровский исемендәге поселокның “Рябинушка” фольклор ансамбле әгъзалары үзләренең матур һәм дәртле җырларын җырлап нефтьче ветераннарны шатландырдылар, биеттеләр. Бәйрәм азагында кунакка килгән һәр нефтьче ветеранга бәйрәм күчтәнәче алырга дип премия дә өләштеләр. Әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе Алексей Юдин чираттагы ярдәмен күрсәтеп, нефтьче ветераннарны тагы бер кат сөендерде. Алексей Георгиевич үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен онытмый.

Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган нефтьче ветераннар (алар бу юлы 50 кеше җыелды) озак бәйрәм итте ул көнне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100