news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдән 38 егет армиягә алыначак

Егетләр төрле төбәкләрдә хезмәт итәчәк.

Минзәләдән 38 егет армиягә алыначак
menzela.ru

(Минзәлә, 14 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Армиягә чакырылучылар көненә багышланган армиягә озату тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәхнәгә язгы чакырылышның 38 егете күтәрелде. Бу көнне аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район яшьләре физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнәләр. Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” лек (ГТО) нормаларын тапшыручылар елдан-ел арта.

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 38 минзәләле чакырулы. Бу чорда 20-27 яшьлек хәрби хезмәткә яраклы булган, армия хезмәте кичектерелмәгән яшь егетләребез армия хезмәтенә алына. Хезмәт срогы әлегә элеккечә бер ел булачак.

Моннан тыш тагы 15 кеше контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылган. Безнең егетләрнең күпчелеге Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Азмы-күпме әзерлеге булган егетләрне шефлык элемтәсе буенча герой шәһәр Севастопольгә хәрби – диңгез флотын комплектлаштыру өчен “Бора”корабленә хезмәт итәргә җибәреләчәк.

Хәрби исәп белгечлеге буенча әзерләнгән яшь буын алынган белгечлекләре буенча хезмәт итәчәк. “С” категорияле машина йөртүчеләр, механик машина йөртүче, парашютчы.

Бүгенге яшьләр арасында хәрби хезмәтнең абруе елдан-ел арта бара, хәрби патриотик тәрбия яхшыра, илебез каршындагы хәрби һәм патриотик бурычны тирәннән аңлау формалаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100