news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә Мактау тактасын үзара салым акчасына куйганнар

Мактау тактасына фотолар урнаштырыла башлады.

Минзәләдә Мактау тактасын үзара салым акчасына куйганнар
menzela.ru/

(Минзәлә, 3 июнь, "Татар-информ", "Минзәлә", Наталия Клементьева). Минзәлә районында М.Җәлил исемендәге паркта салым акчасына куелган Мактау тактасына фотолар урнаштырыла башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җыеннарда, референдумнарда халыкның фикерен истә тотып, шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасының бер өлешенә М.Җәлил исемендәге паркта да байтак эшләр башкарылган.

2017 елгы үзара салым акчасына биредә М.Җәлил һәйкәле яңартылды, уен комплексы, яңа өйләнешүчеләр өчен арт-объектлар, гашыйклар өчен аркалар урнаштырылды. Болар өчен 4,9 млн сум үзара салым акчасы тотылды.

2018 елгы үзара салым акчаларының бер өлешенә парктагы Ленин һәйкәленә реконструкция үткәрелде. Моңа 1 млн сум үзара салым акчасы юнәлтелде. Аның янәшәсендәге Мактау тактасы да үзара салым акчасына ясалды.

"Шушындый ук Мактау тактасы Ленин һәйкәленең уң ягында да булачак. Анысы җирле бюджет средстволарына ясалды, аны сабантуйлар үткәч кую планлаштырыла. Анда районыбыздагы 35 мактаулы гражданның фотоларын урнаштыру дәвам итәчәк", - диде шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100