news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә мөхәррирләрнең шигъри марафоны узды

Ватсаптагы үз төркемнәрендә филиал җитәкчеләре – баш мөхәррирләр Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

(Минзәлә районы, 27 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә")“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә караган Актаныш, Сарман, Алабуга, Минзәлә, Чүпрәле, Нурлат, Әтнә, Әгерҗе филиаллары җитәкчеләре, ветераннары Тукай туган көнне шигъри бәйрәмне үзенчәлекле, яңача билгеләп үттеләр – Интернет челтәре аша шигъри марафон үткәрделәр, дип яза район газетасы.

Ватсаптагы үз төркемнәрендә филиал җитәкчеләре – баш мөхәррирләр, канатланып, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, хисләнеп, иптәшләренең чыгышларын тыңладылар, әлеге шигырьләрне башка төркемнәргә дә җибәрделәр. Шигъри рух белән дус булып, бергә җыелырга язсын, дигән фикер марафонның төп шигаре булды. Бу акция мөхәррирләргә шул кадәр ошады ки, алар киләчәктә тә үзара иҗади аралашуның яңа формаларын уйлашырга кирәк дигән карарга килделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot