Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә өлкәннәрне тәбрикләделәр һәм комсомолның 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Ветераннар советына оргтехника алу өчен 19900 сумлык сертификат бүләк иттеләр.
(Минзәлә, 4 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында “Тормышның алтын көзе” дигән бәйрәм концерты булды, дип яза бирле басма.
Бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Нэля Бикеева бәйрәмгә килгән тамашачыларны Өлкәннәр көне һәм комсомолның 100 еллыгы белән кайнар тәбрикләде, бәхет, сәламәт тормыш һәм гаилә бәхете теләде. Нэля Габдулловна ветераннар советына оргтехника алу өчен 19900 сумлык сертификат бүләк итте.
Бәйрәм концертында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, ветераннар хоры, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгыш ясап тамашачыларны таң калдырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз