news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә лейкозлы мөгезле эре терлектән арындыру темасына багышланган семинар узды

Быел хөкүмәт тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда лейкозлы терлекне тапшырып, тана алган очракта өстәмә рәвештә 40 мең сум күләмендә субсидия бирелә.

(Минзәлә, 3 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Кичә Минзәләдә “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен лейкозлы мөгезле эре терлектән арындыру” дигән темага семинар-киңәшмә үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Семинар башланганчы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария клиникасындагы эшчәнлек белән таныштылар.

“Без терлекләрдә лейкоз авыруы турында беренче мәртәбә җыелып сөйләшәбез. Лейкозлы терлекләр хуҗалыкка зур зыян сала. Лейкозлы сөт беркемгә дә кирәкмәячәк. Республиканың Балтач һәм Әтнә районнарында гына лейкозлы терлекләр юк.

Сөт җитештерү буенча башкарасы эшләр, проблемалар бар әле, терлекчелекнең технологик торышын күтәрү буенча эшләр бара, ә менә лейкозлы терлекләрдән арынырга вакыт җитте", - диде Татарстанның Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.

Быел хөкүмәт тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда лейкозлы терлекне тапшырып, тана алган очракта өстәмә рәвештә 40 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, алдагы 2-3 елда бу программа бетәргә дә мөмкин.

Чыгыш ясаучылар терлекләрнең лейкоз авыруыннан чиста булуы, аларны төркемнәргә бүлү, нәсел эше, ветеринария табибларының, хуҗалык җитәкчеләренең үз эшенә җаваплы каравы, терлекчелек тармагын нәтиҗәле итү турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100