news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә Ленин һәйкәлен яңарталар

Бүгенге көндә Минзәлә районыннан барлыгы 30 кеше коммунистлар партиясе сафында тора.

(Минзәлә, 12 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Шәһәрнең үзәк мәйданына куелган коммунистлар партиясе юлбашчысы Ленин һәйкәлен капиталь төзекләндерергә “Минзәлә ПМК” сы эшчеләре алынды, дип яза җирле басма.

Алар һәйкәл постаментының плитәләрен сүттеләр, аны кечерәйтеп, икенче төрле итеп үзгәртәчәкләр. 

Район коммунистлар партиясе җитәкчесе Заһир Зыятдинов әйтүенчә,   бүгенге көндә Минзәлә районыннан барлыгы 30 кеше коммунистлар партиясе сафында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot