news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә кичә квадроциклда урманга китеп югалган ир-атны тапканнар

Ашыгыч ярдәм табиблары аның исерек килеш бик нык туңуын һәм күкрәк читлеген бәреп имгәтүен ачыклаган.

Минзәләдә кичә квадроциклда урманга китеп югалган ир-атны тапканнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кичә Минзәлә районында квадроциклга утырып урманга киткәннән соң өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

53 яшьлек ир-атны волонтерлар кичә төн уртасында Коноваловка һәм Тауасты Байлар торак пунктлары арасында табып алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аның туңуын һәм күкрәк читлеген бәреп имгәтүен ачыклаган. Өстәвенә, ул исерек тә булган. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

Шунысын да искәртик: ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы режимы кертелү сәбәпле, республикада урманга транспорт чараларында йөрергә ярамый. Шуңа мондый фактлар турында урман хуҗалыгының административ комиссиясенә дә хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100