Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә каз өмәсе узды
Минзәлә шәһәрендә яшәүче Фиразия белән Алфир Сафиуллиннар гаиләсе зурлап каз өмәсе уздырган.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Минзәлә шәһәрендә яшәүче Фиразия белән Алфир Сафиуллиннар гаиләсе зурлап каз өмәсе үткәрделәр, дип яза "Минзәлә" район газетасы.
Каз өмәсенә аларга булышырга район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Энҗе Хәкимова, Гыйльменур Варламова, Дания Әхмәтханова,Тауасты Байлар авылыннан Розалия Бадикова, Мөслимә Гайниева, Тулбайдан Фәния Гатина, туганнары Фәнисә Гыйльметдинова, Розалина Латыйпова килгән. Суйган казларны алар тиз арада мамыкларын йолкып, эч-башын тазартып та куйган. Ә соңыннан эш беткәч мул аш табыны артында сыйланганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз