news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә карантин игълан ителгән

Карантин, торак пунктта терлекләрдә котыру авыруы булу сәбәпле, указ белән билгеләнгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәренең аерым территориясендә карантин игълан ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган боерык «Рәсми Татарстан» порталында басылып чыкты.

«Татарстан Республикасы Минзәлә районының Минзәлә шәһәрендә Социалистик урамындагы 109-163 номерлы йортларның шәхси хуҗалыклары территориясендә терлекләр котыру авыруы күзәтелүе сәбәпле карантин билгеләргә», диелгән документта.

Указ нигезендә, бу территориядә йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны тиешле территориядән читкә чыгару һәм кыргый хайваннар аулау, авыру яки сәламәт булуына шик булган терлекләрне чалу, сату, авыру терлекләрнең сөтен башка терлекләргә эчертү тыела.

Шулай ук клиник сәламәт терлекләрдән савылган сөтне зарарсызландырылмаган килеш ризыкка куллану һәм хайваннарга эчертү, әлеге торак пункт территориясеннән клиник сәламәт хайваннардан алынган һәм дезинфекция узмаган йон, тире чыгару тыела.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә терлекләрнең котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга кушылды. Тиешле чаралар башкарылган очракта, терлекләр котыру авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач, карантин гамәлдән чыгарылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot