news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә “Истәлек маршы” узды

Чара азагында студентлар эзләнү отряды тапкан Бөек Ватан сугышы чорында кулланылган һәм табылган экспонатларны карады.

(Минзәлә, 3 март, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә педагогия көллиятенең актлар залында “Истәлек маршы” дигән чара узды.

2012 елда оешкан Хәбәрсез югалган солдатларны эзләүдә белемле, зур тәҗрибәле, үз эшләренә җаваплы карый белә торган Андрей Мордвинов җитәкчелегендәге студентларның эзләү отряды Ленинград өлкәсендә, Белоруссиядә, Курил утравының Шумшу авылында, Волгоградта булган.

Алар Россия буйлап 20 экспедициядә катнашып хәбәрсез югалган1500 кешене тапканнар һәм кем икәннәрен ачыклаганнар. Әлеге эзләнүләр буенча төрле хәлләр турында да сөйләп китте. Бу эзләнү отряды ике атна буе палаткада яши, 8-10 сәгать урманда йөри. Казып тапкан табылдыкларны бик саклык белән актарып,солдатларның калдыкларын бер яшикка җыеп, солдатны медальоны, әйберләре буенча таныйлар.

Алар төрле акцияләр уздыралар, ягъни “День Победы”, “Вахта памяти”, “День России”,”День памяти и скорби”, “Крымская весна”, “Школа актива”,”Первый курс”, “Аллея Памяти” һәм башкалар.

Алар данлы традицияләрен дәвам итә, матди-техник белемнәрен, методик осталыгын камилләштерәләр,белемнәрен илебезнең булачак Ватан сакчыларына бирәләр. Бу отряд әгъзалары төрле акцияләр уздырып “Хәтер аллеясе”ндә агачлар утырталар, “Дорога к обелиску” да - һәйкәлләрне яңарталар, обелискларны тәртипкә китерәләр.

Чара азагында студентлар эзләнү отряды тапкан Бөек Ватан сугышы чорында кулланылган һәм табылган экспонатларны карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100