Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә ике катлы йорт янган
Янгын 140 кв метр мәйданга зыян китергән.
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Минзәләдә ике катлы йорт янган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Җәлил урамында шәхси йорт януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13 сәгать тирәсендә килгән.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре гадәттән тыш хәл урынына санаулы минутта килеп җиткәннәр. Алар бер сәгатьтән дә ким вакытта янгынны тулысынча сүндергәннәр.

Янгында зыян күрүчеләр юк. Янгын 140 кв метр мәйданга зыян китергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз