news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә җиңел моторлы самолет егылып төшкән

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Якынча мәгълүматлар буенча, бүген 9.23 сәгатьтә Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылып төшкән.

«Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны фаҗига урынына бара. Мәгълүмат ачыклана», — диделәр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot