news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә халык җыенында шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр

Минзәләнең Садак бистәсенә автобус маршруты, ә шәһәргә яңа кинотеатр кирәк

Минзәләдә халык җыенында шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр
menzela.ru

(Минзәлә, 23 гыйнвар, "Татар-информ"), "Минзәлә", Флүрә Мусина). Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбендә үткән халык җыенында катнашучы минзәләлеләр бик актив булдылар. Анда яшәешкә, шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халык җыеннары башлангач, мензела.ру сайтында һәм ВКонтактеда шәһәрдә яңа кинотеатр төзергә кирәклеге турында комментарий калдырылган иде. 2 нче урта мәктәптәге җыенда да шушы ук мәсьәләне кузгаттылар. Бигрәк тә яшь гаиләләрнең, кино карарга Чаллыга йөүләре ул бит әле юл чыгымнары да сорый. Район мәдәният бүлегенә әлеге мәсьәләнең актуальлеген өйрәнергә сәбәп бар дигән сүз. Дәүләт программаларына кертү өчен проект-смета документлары барлауга тотынасы кала.

Җыеннарда гадәттә халыкка хезмәт күрсәтүче барлык хезмәтләрнең җитәкчеләре дә катнаша.Бу юлы АТПдан берәр вәкил катнашкан булса, кузгатылган сорауларга шунда ук җавап алырга мөмкинлек бирер иде. Алар адресына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Берәүләр 1 гыйнварда Казаннан кайтканда Чаллы-Минзәлә рейсының 15 сәгатьтә булмавы нәтиҗәсендә бик авырлык белән кайтып җиткән.

Минзәлә-Казан автобусы җәйгелектә 4.00 сәгатьтә китә, 8.30 сәгатьтә барып җитә. Ә Казаннан кузгалу вакытының 13.00 сәгатькә үзгәртелүе пассажирлар өчен бер дә уңайлы түгел, элек ул 16.00 сәгатьтә иде. Ял көннәрендә Казанга автобус рейслары булмау турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Садак бистәсендә автобусның йөрмәве тагын бер мәртәбә күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100