Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә Гөлшат Зәйнашевага багышланган фестиваль быел 7 нче тапкыр үтте
Минзәлә сәхнәсендә Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Менделеевск районнарыннан килгән талантлар да чыгыш ясады.
(Минзәлә, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Илдус Шахиев). Минзәләдә Гөлшат Зәйнашевага багышланган фестиваль быел 7 нче тапкыр үтте. Фестивальгә Гөлшат Зәйнашеваның “Кояш гомере телим, Минзәләм, сиңа” сүзләре девиз итеп алынды, дип яза җирле басма.
Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаэль Шакирьянов инициативасы һәм химаячәлеге канаты астында үтүче фестиваль быел да Югары Тәкермән авылыннан башланды. Казаннан килгән кунаклар һәм район башлыгы Айдар Салахов Гөлшат апаны карап үстергән Махия апаның каберен зиярат калдылар, Югары Тәкермән мәктәбе укучылары белән очраштылар, Югары Тәкермән авылы җирлегендәге “Гөлбакча” паркында алмагачлар утырттылар.
Фестивальнең төп өлеше Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында үтте.
Фестиваль ел саен үзенең географиясен киңәйтә бара, быел фестивальгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да килгән иде, алар үз чыгышларында фестивальгә зур бәя бирделәр. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова инициативасы белән, бу фестивальне үткәрүгә районы Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе “Мәрхәмәт” зур көч куйды. Аерым алганда, күрше районнарда да аларның коллегалары сайлап алу турларын үткәрделәр. Нәтиҗәдә, Минзәлә сәхнәсендә Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Менделеевск районнарыннан килгән талантлар да чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз