Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә депутат Рамил Кәримовның шәһәрне төзекләндерүгә өлеш кертә
Шәһәрнең Северная урамындагы 38 нче күпкатлы йорт ишек алдындагы балалар мәйданчыгы шәһәр Советы депутаты Рамил Кәримовка беркетелгән.
(Минзәлә районы, 11 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дилфас Галиев ). Минзәлә шәһәренең Северная урамындагы 38 нче күпкатлы йорт ишек алдындагы балалар мәйданчыгы шәһәр Советы депутаты Рамил Кәримовка беркетелгән. Биредә төзекләндерү эшләре бара. Депутат Рамил Кәримовның шәһәрне төзекләндерүгә керткән өлеше аз түгел, дип яза җирле басма.
Күпләр аның Кучканкадагы чишмәне чистартып, баскычлар ясап, өр-яңадан торбалар сузып җан кертүенә әле дә рәхмәтле. Чөнки шушы чишмәгә хозурланып, аның суын эчеп ләззәтләнәләр. Ә хәзер ул чираттагы мәрхәмәтле адымын ясаган: ишегалдын танып та булмый. Монда депутатның мәрхәмәтлелеге һәм күңел җылысы бөркелеп тора. Бала-чагаларга рәхәтләнеп уйнап йөрергә зур гына мәйданга елга комы җәелгән. Янәшәдәге мәйданчык матур коймачыклар белән әйләндереп алынган, анда аяк киемен салып керергәме дип уйланып торасың, чөнки бирегә табигый чирәм алып кайтып салынган. Чәчәклекләр дә ясап куелган. Койма буйлап чәчәкләр утыртырга да онытмаганнар.
Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева белән шушы ишегалдына килгәндә биредә “Минзәлә Идарәче компаниясе” оешмасы (җитәкчесе Роман Коротин) эшчеләре: техника куркынычсызлыгы буенча инженер Илнар Нигъмәтуллин, Зөфәр Абдуллин җитәкчелегендәге бригада эшчеләре Салихзян Шакирзянов, Равиль Зиятдинов, Дамир Гатауллин, Сергей Арефьев, Илдар Шайхетдинов, Раис Махмутов йортта яшәүчеләр юган керләрен элеп киптерү, коверлар кагу өчен җайланма ясыйлар иде.
Зөфәр Абдуллин:.
–Балалар мәйданчыгы әзерләгәндә биредә ничә йөк машинасы чүп-чар түккәнбездер. Аннары территориянең коймасын тотып алдык. Бүген шушы җайланманы ясап урнаштырабыз, иртәгә балалар өчен комлык ясыйбыз, диде ул.
Әллә каян игътибарны җәлеп итүче мәйданчыкта аннары соңгы эшләр башкарылачак: ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимова откан грант акчасына МАФлар урнаштырылачак.
Шәһәребездә “ЕДИНАЯ РОССИЯ” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе тарафыннан башланып киткән “Уңайлы ишегалды” проекты буенча балалар мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре дәвам итә. диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз