news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә бер яшьтән башлап балалар уйный торган "Бәби-театр" ачыла

Минзәлә татар дәүләт драма театрында балалар өчен “Бәләкәч” театры ачыла.

Минзәләдә бер яшьтән башлап балалар уйный торган "Бәби-театр" ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында 1дән 7 яшькә кадәрге балалар өчен февраль аеннан “Бәләкәч” театры ачыла. Биредә уен мәйданы 20-30 катнашучыга каралган. Монда 1 яшьтән зуррак булган нәниләр дә үзләрен яхшы хис итә. Артистлар белән балалар арасында уңай мөнәсәбәт урнаша. Театрның кече залы тулаем кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус җиһазландырыла", - дип хәбәр ителә сайтта.

Катнашырга теләге булганнар өчен, режиссер Алмаз Садриевның бәби-спектакльләр куюда тәҗрибәсе булуы, репертуарның  еш алышыначагы, тылсымлы дөнья ата-аналар өчен дә кызыклы булачагы җиткерелә.

Театр кызыксынучылардан тәкъдимнәр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100