Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә бер елда 1000 тонна сыр чыгарачаклар
Минзәләдә бер елда 1000 тонна сыр чыгарачаклар
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген Минзәләдә бер еллык реконструкциядән соң "Татарстан-сөте" ААҖнең филиалы - Минзәләнең май-сыр комбинаты һәм сыр җитештерү буенча яңа цех ачылды. Иске сөт заводының комплекслы реконструкциясенең һәм яңа цехның төзелешенең гомум бәясе 94 миллион сумга төшкән.
Предприятиенең күләмле реконструкциясе һәм техник корылмасы ТР Хөкүмәтенең "2005 елга кадәр чорда Татарстан Республикасының сөт сәнәгатен үстерү программасы" кысаларында үткәрелгән. Комбинатта тулысынча инженер-техник коммуникацияләр алыштырылган, цехлар яңадан планлаштырылган һәм заманча Россия һәм чит ил җиһазлары куелган. Болар барысы да предприятиегә сыйфатлы киң ассортиментта продукция чыгарырга мөмкинлек бирә.
Яңа сыр цехы гамәлгә куелу нәтиҗәсендә предприятие дүрт төрле сыр ("Голландский", "Костромской", "Буковинский" һәм "Нократ") чыгарачак. Сыр җитештерү күләме бер елда 1000 тонна тәшкил итәчәк. "Криовак" фирмасының цехта урнаштырылган чит ил җиһазы сырларны пленкага төрүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Комбинатта продукциянең сыйфатын заманча җиһазланган дүрт лаборатория тикшереп торачак.
Объектларны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов коллектив алдына тәүлеккә 100 тонна сөт эшкәртү ирешү мәсьәләсен куйды. Ә "Татарстан сөте" генераль директоры Вәгыйзь Мингазов комбинатның яңадан торгызылуның төп максаты татарстанлыларны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү икәнлеген ассызыклап үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз