Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә балык үрчетүчеләр 5 миллион сумнан артык грант отты
Алар ел дәвамында 15-20 тонна балык үрчетеп сатарга планлаштыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Минзәлә, 7 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы Коноваловка авыл җирлегендә Ашпала күлендә Габдрәшит әфәнде балык үрчетү белән өч елга якын шөгыльләнә, аңа бу эштә улы Ринат ярдәм итә, дип яза җирле басма.
“2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары арасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста республикабызның 7 районыннан 15 КФХ катнашты, шуның 10сы грант отты. Минзәлә районыннан Ашпала авылы күлендә балык үрчетү фермасыннан Ринат Мөхәмәтҗанов җиңеп чыкты һәм 5 миллион 312 мең сум күләмендә грант отты.
3 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге грантны Ринатка тапшырды. Ринат ел дәвамында 15-20 тонна балык үрчетеп сатарга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз