news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә балаларны опекага һәм уллыкка алучылар өчен тренинг-дәресләр узды

Дәресләр ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау, коммуникатив осталыкларын үстерүгә юнәлтелгән.

(Минзәлә, 16 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Минзәлә интернат-мәктәбендә  “Бергә яшәргә өйрәнәбез” дигән тренинг булды. Дәресләрне “Балаларда көч” хәйриячелек фонды психологлары алып барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тренинг-дәресләр балаларны опекага һәм уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрдә психологик эмоциональ киеренкелекне булдырмау, ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау, коммуникатив осталыкларын үстерүгә юнәлтелгән.

Педагог-психологлар ата-аналар өчен шәхси психологик консультацияләр дә үтәрделәр. Ата-аналар һәм балалар катнашында конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юллары турында интерактив дәресләр үткәрделәр, шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү буенча консультацияләр бирделәр.

Соңыннан психологларның кабул итүләре, һөнәри ориентацияләү буенча остазларның эшенә йомгак ясау буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны “Татарстан – Новый век” – “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100