news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә бәби театрларының киләчәге турында фикер алыштылар

Бәби театрларының «Ләкләк» I иҗади белем бирү форумы киләчәктә Бөтенроссия фестивале булып үсәргә мөмкин.

Минзәләдә бәби театрларының киләчәге турында фикер алыштылар
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәләдә Бәби театрларының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. 

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының матбугат үзәге Бәби театрларының «Ләкләк» I иҗади белем бирү форумы узуы турында хәбәр итә. 

Форумда Татарстан театрларыннан тыш, Уфадан Гафури театры, Улан-Удэ шәһәреннән рус дәүләт драма театры, Мәскәүдән «Импрессивная клоунада» иҗат төркеме катнашкан. Онлайн форматта Германиянең Гамбург шәһәреннән KinderKinder театры «Brüte! (Hatch!)» спектакле белән, Франкфурт шәһәреннән Theaterhaus Ensemble театры «MINIMAL ANIMAL» спектакле белән чыгыш ясаган.

Форум кысаларында мастер-класслар, лекцияләр, театр җитәкчеләре катнашында «Россиядә нәни тамашачы театрының үсеш перспективалары» темасына түгәрәк өстәл оештырылган.

«Форумның бездә үткәрелүе очраклы түгел, Минзәлә театры республикада беренчеләрдән булып бәби театрын ачты. Алга таба форумның масштабларын киңәйтергә уйлыйбыз», — ди Илнур Гайниев театрның максаты Бәби театрларының бөтенроссия фестивален оештыру булуын ассызыклап.

«Россиядә бәби-театрлар беренче адымнарын атлый. Бу иҗат өчен чикләнмәгән киңлек. Минзәлә театрның бу юнәлештә алга барырга бөтен мөмкинлекләре бар», — дигән Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Марина Шимадина.


Татарстанда беренчеләрдән булып Минзәлә театры 2018 елда «Бәләкәч» бәби театрын ачып җибәргән иде. Аның нәтиҗәсе буларак «Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр» һәм А.Алиш әкиятләре буенча «Койрыклар» дигән бәби спектакльләре чыгарылды.

Бәби-театр дигән төшенчә Европадан килә. Биредә бәби–театрлар 50 ел дәвамында үсеш кичерә. Театрның классик принципларыннан үзгә, яңача булган бәби–спектакльләр балада реаль тормышка иҗади караш, тоемлау тәҗрибәсе бирә. Бүгенге заман белән бергә атлаучы бәби театрлары тамашачысын биләүдән үк тәрбияләүне максат итеп куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot