news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минзәләдә авыл җирлекләрендә инфраструктурага кагылышлы сораулар күтәрелде

Хуҗәмәт авыл җирлегендә үткән җыелышта әле узган ел гына башлык булып билгеләнгән Илназ Нургалиев башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

Минзәләдә авыл җирлекләрендә инфраструктурага кагылышлы сораулар күтәрелде
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дифиза Нуриева). Минзәләнең Хуҗәмәт авыл җирлегендә үткән җыелышта әле узган ел гына башлык булып билгеләнгән Илназ Нургалиев башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Анда Хуҗәмәт һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләрендә инфраструктурага кагылышлы сораулар күтәрелде.

Җыенда яңгыраган күп сораулар нигездә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән керде. Эчә торган су, чистарту корылмалары, пай җирләрен ахыргача закон таләп иткәнчә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча эшлисе эшләр бар әле.

Югары Тәкермән җирлеге соңгы елларда гына да республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән иллегә якын дәүләт программаларының 17сен гамәлгә ашыруда катнашкан.

Биредә яшәүчеләр биргән сораулар арасында «20 ел элек салган йортларын бүгенгә кадәр рәсмиләштерә алмыйбыз, безгә ярдәм итегез» дигән сорау актуаль булды. Җыенны алып баручы район башлыгы Айдар Салахов әлеге мәсьәләдән хәбардар булуын, авыл хуҗалыгына караган җирләрнең категориясен үзгәртү буенча процессның дәвамлы булуын әйтте.

 


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100