Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә 48 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында үз фатирында янып үлгән
Янгын Пионерлар урамындагы ике катлы йортта чыккан.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә 48 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында үз фатирында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Пионерлар урамындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Аның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 48 яшьлек фатир хуҗасының мәетенә тап булган.
Фаҗига саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз