news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә 15 яшьлек үсмер боз астына төшеп киткән

Калынлыгы җиде сантиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен 1,5-2 мең сум штраф каралган.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә 15 яшьлек үсмер боз астына төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына 15 яшьлек үсмернең күлдә боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Урынга 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар юлга чыккан.

Үсмерне күл буенда табып алганар. Ул яр буена үзе чыгуы хакында әйткән. Фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәткән. Үсмер хастаханәгә барудан баш тарткан.

Аның сүзләренчә, ул дуслары белән яр буенда йөргән һәм бозга керергә уйлаган. 60 метрлап барганнан соң, ул боз астына төшеп киткән. Дуслары тизрәк качу ягын караган. Коткаручыларга әлеге хәлне үз күзләре белән күргән өлкәннәр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу урында бозның калынлыгы өч сантиметрдан да артык булмаган.

Калынлыгы җиде сантиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен, 1,5-2 мең сум штраф каралган.

«Әлеге уңайдан әти-әниләргә балаларыгызны караучысыз калдырмагыз дип әйтәсем килә. Аларның сулыклар һәм башка куркыныч объектлар тирәсендә буталып йөрүләренә юл куймаска кирәк», - дип кисәтте ТР кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100