news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә бассейнында сигез бала хлор белән агуланган, өчесен хастаханәгә озатканнар

Әлеге факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә шәһәре бассейнында балалар хлор белән агуланган. 12-15 яшьлек сигез баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Табиблар карагач, өч баланы хастаханәгә салганнар.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ачыкланганча, кичә берничә баланың бассейнда кинәт хәле начарланган. Тренер балаларны урамга алып чыккан, шуннан соң ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.

Корылманы тикшерү нәтиҗәсендә бассейнда вентиляциянең төзек булмавы ачыкланган.

Әлеге факт нигезендә «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Гадәттән тыш хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелә. Тиешле экспертиза билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителә», — дип ачыклык кертте Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100