Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә башлыгы Айдар Сәлахов педагогия көллиятендә урнашкан участокта тавыш бирде
Иртәнге тугызга участокка килүчеләр саны берничә дистәдән арткан
(Казан, 30 май, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илдус Шаһиев). «Бердәм Россия» партиясенең праймеризында катнашып, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов үз тавышын педагогия көллиятендә урнашкан участокта бирде.
«Яшьләрнең күп булуына игътибар иттем. Партиянең депутатлыкка кандидатларның алдан үзенчәлекле фильтр үтүе аларга халык ышанычын тагын да арттырачак», — диде ул.
Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр итәчәк. Иртәнге тугызга участокка килүчеләр саны берничә дистәдән арткан иде инде.
Праймеризга июнь башында йомгак ясала. Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатлар исемлеге партия съездында раслана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз