news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә автотранспорт предприятиесенең планнары турында сөйләштеләр

Семинарда катнашучылар предприятиенең өстәмә керем алу чыганагы – ярдәмче бизнес юнәлешләре белән танышты.

Минзәлә автотранспорт предприятиесенең планнары турында сөйләштеләр
menzela.ru/news/ken-temasyi/predpriyatie-yardmche-bizneska-tayana

(Минзәлә, 17 июль, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Минзәлә АТПсында пассажирлар ташучы автобусларны мәҗбүри лицензияләштерү, хәзерге эшчәнлекләре, планнар турында сүз барды. Бу турыда  район икътисадый советының чираттагы утырышында ппредприятие директоры Рамил Кәримов сөйләде, дип яза җирле басма.

Семинарда катнашучылар предприятиенең төп эшчәнлегеннән тыш, өстәмә керем алу чыганагы – ярдәмче бизнес юнәлешләре белән танышты. Дөрес, кече һәм урта бизнес вәкилләре генә бик аз килгән иде.

Югыйсә, үрнәк алыр өчен бүгенге көндә 50гә якын эшче-хезмәткәрдән торган, территориясе 3 гектарга якын мәйданны биләгән предприятиенең ярдәмче бизнеслары да, бу өлкәдә киңәш бирерлек тәҗрибәләре дә бар. 

Семинарда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов та үзенең чыгышында шушы юнәлештә эшләргә кирәклеген искәртте. Район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мондый семинарларга бизнес вәкилләреннән тыш, үзенең эшен башларга җыенган актив минзәләлеләрне дә чакырырга кирәклеген таләп итте.

Минзәлә АТПсы кебек, теге яки бу бизнесны булдырганда урта һәм кече бизнес вәкилләренә булышлык итү фонды кебек тәкъдим итә торган ярдәмнән дә кулланырга кирәктер.Мондый ярдәм алу өчен Минзәләдә дә эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының вәкиллеге эшли бит.

Бүгенге заманда сынатмас өчен, икътисади яктан тотрыклылыкка ирешү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, төзелеш өлкәсендәге оешма булсын, бюджет оешмасымы, һәркем үз территориясен файдалы итеп куллану гына түгел, өстәмә бизнес чыганагына әверелдерү турында уйланырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100