news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 342 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә Украина Кораллы көчләренең 342 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Бер төн эчендә, 12 июльдә 20.00 сәгатьтән 13 июльдә 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Волгоград, Владимир, Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Крым һәм Адыгея республикалары территорияләрендә, Азов һәм Кара диңгезләр акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 342 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot