news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә дошманның 325 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 325 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә, 20 августта 20.00 сәгатьтән 21 августта 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Ростов, Рязань, Тула өлкәләрендә, Мәскәү төбәгендә, Кырым һәм Удмуртия республикаларында, Краснодар һәм Пермь крайларында, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 325 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot