news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән төндә Россия төбәкләрендә дошманның 479 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә Россия төбәкләрендә Украина Кораллы көчләренең 479 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төндә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Тула, Рязань, Орел, Липецк, Воронеж, Тамбов, Түбән Новгород, Владимир, Саратов, Самара, Пенза, Волгоград, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 479 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot