news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үткән төндә Россиядә дошманның 384 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә дошманның 384 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төндә, 7 сентябрьдә 20.00 сәгатьтән 8 сентябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр, Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Калуга, Курск, Липецк, Тамбов, Орел, Ростов, Саратов, Смоленск өлкәләрендә, Мәскәү төбәгендә, Краснодар краенда, Кырым Республикасы территорияләре өстендә һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 384 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot