news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы күләме буенча әйдәп бара

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы күләме буенча әйдәп бара
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп баручы позицияне били. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген төбәктә хезмәт хакы 87 мең сумнан артып китә. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә ул – 132 мең, финанс эшчәнлегендә – 127 мең, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә – 121 мең, эшкәртү сәнәгатендә 114 мең тәшкил итә», – дип сөйләде ул.

Таҗетдинова сүзләренчә, сәнәгатьне алга таба цифрлаштыру ИТ-сектор һәм җитештерү арасында симбиоз барлыкка китерәчәк. Хезмәт базарында цифрлы компетенцияле, җитештерүнең нечкәлекләрен аңларга гына түгел, ә заманча цифрлы алымнарны да кулланырга сәләтле инженерларга ихтыяҗ булачак.

«Бездә күп нәрсә автоматлаштыру һәм роботлаштыру, зур мәгълүматлар, ясалма фәһем белән эшләүгә бәйле булачак. Киләчәктә шул исәптән ИТ-технологияләрне дә яхшы белгән югары квалификацияле инженерга ИТ-белгечкә караганда югарырак хезмәт хакы түләргә мөмкиннәр», - дип өстәде Таҗетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot