news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хезмәт министрлыгы ел саен 51 мең хезмәткәргә ихтыяҗ булуы турында хәбәр итте

Татарстанда тотрыклы кадрлар кытлыгы формалаша. Биредә пенсиягә чыгучы хезмәткәрләрне алыштыру турында гына түгел, ә сәнәгать үсеше һәм инвестпроектларны гамәлгә ашыру фонында яңа эш урыннары өчен кадрлар турында да сүз бара. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Ел саен республикада субъектларның, икътисад тармакларының һәм эш бирүчеләрнең профессиональ кадрларга ихтыяҗын билгеләүнең федераль методикасы нигезендә кадрларга ихтыяҗ фаразы формалаша. 2025 елда 2026 елга һәм 2032 елга кадәр фараз формалаштырылды», - дип белдерде ул.

Фараз технологик трендларны һәм инвестпроектларны исәпкә алып федераль методика буенча төзелә. Шулай ук демография, статистика һәм төп макроикътисади күрсәткечләр (өстәлгән бәядән алып хезмәт җитештерүчәнлегенә кадәр) дә исәпкә алына.

Таҗетдинова сүзләренчә, ел саен 51 меңгә якын хезмәткәр таләп ителә – бу зур булмаган шәһәр халкына тиң.

news_right_1
news_right_2
news_bot