Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләргә ихтыяҗ иң зур булган 5 тармакны атады
Кадрларга иң зур ихтыяҗ Татарстан икътисадының төп секторларында күзәтелә. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына лидер-тармаклар бишлеген атады.
Сүз түбәндәге өлкәләр турында бара:
эшкәртү сәнәгате - ел саен 8 000нән артык кеше;
мәгариф - 7 000 кеше;
сәламәтлек саклау - 6 870 кеше;
транспорт - 6 000 кеше;
төзелеш – 4 000 кеше.
2026 елга һәм 2032 елга кадәрге фаразларда статистик мәгълүматлар гына түгел, бизнесның турыдан-туры ихтыяҗлары да чагылыш тапкан.
«Бөтенроссия эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрелә, ул нәкъ менә фараз формалаштыруның нигезе булып тора. Узган елда 6 меңнән артык предприятие сораштыру узган, аларда эшләүчеләр саны мәшгульләр исәбенең 70 процентын диярлек тәшкил итә. Быел без 7 меңнән артык оешманы колачларга ниятлибез», - дип искәртте министр урынбасары.
Быел сораштыру 2027-2033 елларга исәпләнгән перспектива белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз