news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта Путинга Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале проекты тәкъдим ителәчәк

Мартта Путинга Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале проекты тәкъдим ителәчәк
Андрей Никитин
Фото: © «Татар-информ», Мих

РФ Транспорт министрлыгы март аенда Россия Президенты Владимир Путинга югары тизлекле тимер юл магистрален үстерү вариантларын, шул исәптән Казанга кадәрге маршрутларны тәкъдим итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Андрей Никитинга сылтама белән хәбәр итә.

«Президентның март аенда аңа югары тизлекле тимер юл магистрален үстерүдә түбәндәге юнәлешләрнең вариантларын тәкъдим итү йөкләмәсе бар. Казан – шул вариантларның берсе... Президентка безнең карашка иң ышандырырлык эзлеклелекне тәкъдим итәчәкбез. Анда Минск, Адлер, Казан юнәлешләре, тагын берничә вариант бар. Шуңа күрә барысын да Президентка җиткерәчәкбез, ул тиешле карар кабул итәчәк», – диде Никитин.

Элегрәк Владимир Путин туры элемтә вакытында «Мәскәү – Казан» магистраленең гамәлгә ашырылачагын раслады.

Мәскәү - Казан төзү идеясе хакында 2013 елдан бирле фикер алышалар. Магистраль шәһәрләр арасында юлга киткән вакытны 11,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрален төзү 2028 елда башланачагы турында хәбәр ителгән иде. Башта Түбән Новгородка кадәр участок төзеләчәк, ә 2032 елда Түбән Новгород – Казан линиясенә керешәчәкләр.

Шул ук вакытта, Мәскәү – Санкт-Петербург линиясе илдә беренче югары тизлекле тимер юл магистрале булачак. Яңа линия буенча бу шәһәрләр арасында юлга киткән вакыт 2 сәгать 15 минут тәшкил итәчәк, ә бүген тиз йөрешле поезд маршрутны якынча 4 сәгатьтә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot