news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиевне ЮНЕСКО гендиректоры һәм Эрмитаж җитәкчесе котлады

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген бәйрәм итә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Минтимер Шәймиев адресына Одри Азуле, Ирина Бокова һәм Михаил Пиатровскийлардан видео-котлаулар килеп иреште. Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген бәйрәм итә.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына ЮНЕСКОның Генераль директоры Одри Азуле, 2010-2017 елларда ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийдан видеокотлаулар килде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук үзләренең видео-котлауларын Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да юллады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100