Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиевне Әкъмәледдин Ихсануглы, Дюсен Касеинов, Сергей Неверов котлады.
«Тормышыгызны халкыгызга багышлап, Сез Татарстан үсешендә зур уңышлар яуладыгыз, туган җирдә тотрыклылыкка ирештегез", - диелгән котлауда.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан котлауларга Төркия Бөек милли җыенының Чит ил эшләре буенча комиссия әгъзасы, Европа Советы Парламент ассамблеясы әгъзасы Әкъмәледдин Ихсануглы кушылды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле Минтимер әфәнде Шәймиев! Сезгә булган изге теләкләремне кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм Татарстан, Россия Федерациясе халкы өчен тагын да зур эшләр башкаруыгызны телим.
Сезнең белән чирек гасыр дәвамында таныш булу минем өчен зур шатлык һәм горурлык. Без бергәләр мәдәни проектларны эшләдек, алар безнең ил халыкларының үзаңын ныгытуга сизелерлек тәэсир итте һәм мәдәни мирас өлкәсендә горурлык булды», – диелгән котлау телеграммасында.
ТӨРЕКСОЙ Генераль сәркатибе Дюсен Касеинов котлауны төрек телле илләрнең мәдәният министрлары – төрек мәдәнияты халыкара оешмасы исеменнән юллаган: «Тормышыгызны үз халкыгызга багышлап, Сез Татарстан үсешендә зур уңышлар яуладыгыз, рухи-әхлакый нигезләрне торгызып, туган җирдә тотрыклылыкка ирештегез , – диелгән котлауда. – Европа халыклары арасында мәдәни бәйләнешләр өлкәсендә һәрчак Сезнең тугры ярдәмне сизәбез, ә бу исә алга таба тынычлык һәм үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә. Тарих Сезнең тырышлыкны лаеклы бәяләр дип ышанам. Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, бәхет, ниятләгәннәрегезне тормышка ашыруыгызны телим. Сезгә һәм барлык Татарстан халкына тынычлык һәм бәхет телим», – дип билгеләп үтелгән котлау телеграммасында.
«Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы сәркатибе, Федераль Җыенның Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов үзенең котлавында түбәндәге теләкләрне җиткергән: «Бүген Минтимер Шәрип улы Шәймиев – «Бердәм Россия» партиясенең башында торган, Владимир Владимирович Путинга "Ватаныбыз – Россия" һәм "Бердәмлек"не бергә тупларга ярдәм иткән кеше үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шәймиев – Россия һәм Татарстан өчен бик күп эш башкарган дәүләт эшлеклесе, зирәк җитәкче һәм укучылары аның эшен дәвам итә. Мин чын күңелдән аңа озын гомер һәм ныклы сәламәтлек телим!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз