news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым вафат булган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша, ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевне партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

Сәкинә Шәймиева Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100